Фото: Денис Гордийко
Казанда студентлар җыелма командалары арасында хоккей буенча халыкара турнир старт ала. Ярышлар, иртәгә башланып, 25 нче майга кадәр дәвам итәчәк.
Җиңү өчен Россиянең алты төбәгеннән сигез команда, шулай ук Кытай спортчылары көч сынашачак. Турнир кысаларында Татарстан һәм Яньтай университеты җыелма командалары арасында матч уздыру планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Хоккей федерациясе.
Ачылу тантанасының махсус кунагы СССРның атказанган спорт мастеры Ирек Гыймаев булачак. Тамашачылар өчен керү ирекле. Кунакларны иртәгә 18:00 сәгатьтә Мәскәү урамы, 1 адресы буенча урнашкан Спорт сараенда көтәләр.