Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2025, 17:09

«Казан» халыкара аэропорты 2024 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшысы дип танылды

Бу чорда һава аланы 5,3 миллионнан артык пассажирны кабул иткән

«Казан» халыкара аэропорты 2024 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшысы дип танылды. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Бүген Мәскәүдә Nais граждан авиациясе инфраструктурасы күргәзмәсе кысаларында узган «Россиянең һава капкасы» XI милли премиясе нәтиҗәләре игълан ителде.

Белгечләр советына Россиянең авиация хакимияте, профильле федераль предприятиеләр һәм дәүләт учреждениеләре, авиакомпанияләр, тармак ассоциацияләре һәм һөнәри бергәлек вәкилләре керде. Татарстан башкаласының һава аланы елына 2 миллионнан 6 миллионга кадәр сәяхәтчене йөртә торган аэропортлар өчен номинациядә җиңде.

«Узган ел аэропорт 5 миллион 369 мең пассажир кабул итте. Алар арасында иң эре дәүләт башлыклары да булган. БРИКС саммиты алдыннан перронны ике мәртәбә киңәйттеләр», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Хәзер пассажир перронының гомуми мәйданы 330 мең кв.м тәшкил итә. Төзелеш масштаблы вакыйга алдыннан тәмамланган. Яңа перрон 2024 елның октябрендә БРИКС саммиты дәүләтләре делегацияләре башлыкларының һава судноларын урнаштыру өчен тулысынча файдаланылган.

Бу чорда аэропорт югары вазыйфаи затлар белән 41 рейс һәм делегацияләр белән 67 рейс кабул итте. Казанга беренче мәртәбә бер үк вакытта 1 нче номерлы бортлар килде. Гомумән алганда, 21—24 октябрьдә 500дән артык һава судносына хезмәт күрсәтелде. Шул ук вакытта даими очышлар шулай ук башкарылган, дип хәбәр иттеләр аэропорт матбугат хезмәтендә.
Барлык яңалыклар