В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сосновкадан ТР башкаласына баручы поездның хәрәкәт графигы вакытлыча үзгәрәчәк
Фото: Денис Гордийко
Якшәмбе, 14 нче апрельдә, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендәге концерт уңаеннан, 7604 нче номерлы электричка ТР башкаласыннан 17:18 сәгатьтә китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 17:51 сәгатьтә киләчәк. Кире юнәлештә 7605 нче состав 21:42 сәгатьтә китәчәк һәм Казанга 22:08 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Бер көнгә, 14 нче апрельгә, Сосновка – Казан юнәлеше буенча хәрәкәт итүче 6427 нче номерлы шәһәр яны поездының хәрәкәт графигы үзгәрәчәк. Вахитово станциясенә кадәр электричка гамәлдәге җәдвәл буенча барачак һәм анда 17:17 дән 17:23 кә кадәр булачак. ТР башкаласында состав дүрт минутка соңрак – 17:28 сәгатьтә булачак.
Дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, 15 нче һәм 17 нче апрельдә, Казан – Аэропорт юнәлеше буенча хәрәкәт итүче 7606 нчы шәһәр яны поезды 18:55 сәгатьтә китәчәк һәм билгеләнгән пунктка 19:21 сәгатьтә киләчәк. Кире юнәлештә 7607 нче электричка 22:50 сәгатьтә китәчәк һәм ТР башкаласына 23:10 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Составлар арадаш тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк, дип җиткерделәр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.