Пассажирлар агымы 2023 ел белән чагыштырганда 4% ка арткан
2024 елда Казанда трамвай, троллейбус һәм метро хезмәтләреннән 80,5 миллионнан артык кеше файдаланган. Бу узган елның шул ук чорына караганда 4 процентка күбрәк.
Бер ел эчендә җир өсте электр транспорты 41 миллионнан артык шәһәр кешесен һәм шәһәр кунакларын йөрткән. Казан метрополитены белән тагын 39 млн 356 мең пассажир файдаланган – күрсәткеч 11%ка арткан, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» МУПында.
Исегезгә төшерәбез, 2023 ел дәвамында предприятие 77 млн 161 мең 910 кеше йөрткән, бу 2022 елга караганда 14 процентка күбрәк.