Узган тәүлектә белгечләр зыян күргән участокларны торгызу өчен 18 тапкыр чыктылар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче ноябрь). Яңгыр яву сәбәпле, алдагы көнне кич белән Казанда элемтә челтәре һәм трамвай пантографлары бозланган. Нәтиҗәдә, контакт челтәренең зыян күргән урыннары һәм өзеклекләре, шулай ук күчмә составның озак вакытлар басып торуы теркәлгән.
Үткән тәүлектә, энергохуҗалыкның авария хезмәте зыян күргән участокларны торгызу өчен 18 тапкыр чыктылар. Соңгы зыян 4:20 дә бетерелде.
«Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, линиядән соңгы вагон депога 5:20 килеп җиткән. Составлар техник яктан тикшерелергә тиеш. Соңгы кайтуны исәпкә алып, тикшерү тоткарлану белән үткәрелә.
Хәзерге вакытта линиядә 87 берәмлек трамвай вагоннарының 70 е эшли. Техник тикшерү узу белән составлар тулы күләмдә линиягә җибәреләчәк.