Тимур Әүхәдиев шулай ук 2024 елга фаразларын җиткерде – ул метеокүзәтүләр тарихында планетада иң эссе булу куркынычы астында тора
Фото: Денис Гордийко
Метеоролог сүзләренчә, һава торышын формалаштыруда төп роль хәзер һава циркуляциясенә карый.
«Хәзер безгә циклон тәэсир итә, аның фронтлары безгә явым-төшемнең югары ихтималлыгын һәм җилнең көчәюен тәэмин итә. Мондый һава торышы агымдагы атна ахырына кадәр сакланачак», – дип билгеләп үтте Тимур Әүхәдиев. Ул 18-19 нчы октябрьдә атмосфера басымы 10 мм терекөмеш баганасына күтәреләчәк, ә метеобәйле кешеләр үзләрендә күрсәткечнең 5 мм тан артуын сизәләр, дип өстәде.
Мәсәлән, Татарстанда атна ахырына кадәр болытлы һава торышы көтелә, яңгыр, урыны белән кар явачак. 19-21 нче октябрь көннәрендә термометр баганасы көндезләрен +9 градустан артмаячак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометүзәге.
Тимур Әүхәдиев шулай ук 2024 елга фаразларын да җиткерде, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.
«Киләсе ел, мөгаен, метеокүзәтү тарихында планетада иң эссе ел булыр. Һаваның уртача глобаль температурасы графигында күтәрелү тенденциясе сакланачак», – дип сөйләде ул. Бу хәзерге вакытта Эль-Ниньо табигый күренешенең (бу вакытта Тын океанның экваториаль өлешендә су өслегенең температурасы күтәрелә) күзәтелүе белән бәйле. Ул ике елдан җиде елга кадәр дәвам итә.
«Бу феноменның реакциясе дөньяның төрле почмакларында сизелергә мөмкин. Мәсәлән, Эль-Ниньоны күзәтү елларында, кагыйдә буларак, җир шарында уртача һава температурасы аномалиясе билгеләнә, ул нормадан югарырак була. Эль-Ниньо аркасында җылылык һәм атмосферада дым яңадан бүленә, бу планетаның аерым районнарында массакүләм уңышсызлыкка китерергә мөмкин. Әгәр кайбер төбәкләрдә әлеге елларда явым-төшем җитмәү белән характерлана, корылык күзәтелә икән, башкаларында, киресенчә, аларның шактый күп булуы билгеләнә», –дип аңлатты Тимур Әүхәдиев.
Аның сүзләренчә, әлеге феномен соңгы тапкыр 2017 елда билгеләп үтелгән, ул җир шарында метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булган. Тимур Әүхәдиев ассызыклаганча, Казанда климатның җылыну темплары глобаль климатның җылыну темпларыннан ике тапкыр артык.