В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда –20 градуска кадәр суыта.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Тулаем республикада да кар явачак, иртән һәм көндез кайбер районнарда буран булырга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан уртача җил көтелә, иртән һәм көндез көчле үк булачак, урыны-урыны белән секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы –9 дан –14 градуска кадәр, аязганда –15-20 градуска кадәр, көндез –5-10 градус суык булачак.
Якшәмбе көнне, 23 нче гыйнварда, кар явачак, төнлә урыны белән көчле буран көтелә. Төнлә һава температурасы –6 белән –11 градус арасында тирбәләчәк, көндез –4 тән –9 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе.
Буран аркасында күз күреме 1-2 км га кадәр начараячак. Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча дәүләт автоинспекциясе автомобиль йөртүчеләрдән игътибарлы булуларын, ашыкмауларын, каршы як полосага чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан саклануларын сорый. Җәяүлеләр, хәрәкәт куркынычсызлыгына ышангач кына, юлны җәяүлеләр кичүе буенча һәм светофорның рөхсәт ителә торган сигналына чыгарга тиеш.