В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киләсе төнне минус 21 градуска кадәр суытачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Киләсе төнне Казанда 21 градуска кадәр суытырга мөмкин. Иртәгә көчле явым-төшемнәр күзәтелми, ләкин якшәмбе көн карлы булачак – метеорологлар буран турында кисәтә.
Иртәгә, 17 мартта, урыны белән бераз кар явачак, көнбатыштан уртача тизлектә җил көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы минус 16-18 градус тәшкил итәчәк, көндез максималь температура – минус 7-9 градус.
18 мартта Казанда көчле кар, күрү мөмкинлеген 500 мерга кадәр начарайткан буран көтелә. Иртән һәм көндез ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе көнчыгыштан 17 м/с тизлек белән исүче көчле җил фаразлый.