Дәүләт автоинспекциясе халыкны юлларда сак булырга чакыра.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март). Якындагы тәүлектә синоптиклар Татарстанда һәм аның башкаласында һава шартларының начарлануын фаразлый. Урыны белән күз күреме 1-2 километрга начараю белән буран, 1 апрель көнне төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче, тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр (Казанда-20 метрга кадәр) булган җил булуы көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.
Алдагы төндә Казанда һава температурасы 0 градустан +2 градуска кадәр, иртәгә көндез +5 градустан +7 градуска кадәр булачак. Татарстан буенча төнлә минималь температура минус 3 градустан +2 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез 4-9 градус нульдән югарырак булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгын искә төшерә.
Катлаулы метеорология шартларында машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлеге белән түгел, ә килеп туган юл шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч, бигрәк тә капма-каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгу белән бәйле маневрлардан тыелып тору зарур. Машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәк. Алгы утыргычта 12 яшькә кадәрге һәм 7 яшькә кадәрге балаларны бары тик авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган балалар утыргычларында гына йөртергә кирәк. Шулай ук Дәүләт автоинспекциясе балалар өчен җиңел автомобильдә һәм арткы утыргычта 12 яшькә кадәрге балаларны йөрткәндә тоткарлану җайланмасын кулланырга киңәш итә.
Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә сак булуны таләп итә. Алар юлны бары тик җәяүлеләр кичүеннән, светофорның рөхсәт итә торган сигналына, барлык транспорт чараларының туктавына һәм үткәреп җибәрергә әзер булуына ышангач кына күчәргә тиеш. Бала белән юл чыкканда, аны кулыннан тотарга кирәк. Яктылык-кайтаргыч элементлар куллануга аерым игътибар бирергә һәм транспорт чараларын йөртүчеләр тарафыннан аларның күренүен тәэмин итәргә кирәк.
Штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, юлда +7(843)533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.