В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар 30-нчы ноябрьгә шторм кисәтүе игълан итте.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU 29-нчы ноябрь). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе халыкны һава шартларының начараюы турында кисәтә. Якын көннәрдә Казанда көчле юеш кар һәм яңгыр көтелә, кайбер районнарда буран булырга мөмкин. Көньяк, көньяк-көнчыгыштан көчле җил, тизлеге секундына 17-22 метр, көчәйгәндә урыны белән секундына 25 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Алдагы төндә һава температурасы 0-дән -2 градуска кадәр, иртәгә көндез +2...+4 градус тәшкил итәчәк. Юлларда – бозлавык.
Гомумән алганда, Татарстан буенча шулай ук урыны белән көчле юеш кар һәм яңгыр фаразлана. Аерым районнарда буран, бозлавык, томан булуы ихтимал. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан көчле җил, тизлеге секундына 17-22 метр, урыны белән секундына 25 метрга кадәр булыр дип көтелә. Төнлә һава температурасы -2-дән +3 градуска кадәр, көндез – 0...+5 градус. Юлларда бозлавык сакланачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.
Һава шартлары начарлану сәбәпле, республика территориясендә 30-нчы ноябрьгә шторм кисәтүе игълан ителде. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында искәртә һәм машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне игътибарлы һәм сак булырга чакыра.