В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр администрациясе зур югалту ачысын бүлешә
Казан шәһәре мэриясе 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераны, Казанның Мактаулы гражданины Александр Рубенович Шахназаровның вафаты уңаеннан туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Александр Рубенович сугыш елларында оборона корылмаларын төзүдә катнаша, Сталинград сугышы чорында Сталинград флотының Идел буе хәрби флотилиясенең «Волховстрой» пароходында хәрби бурычларны фидакарьләрчә үти.
Сугыштан соңгы елларда үзенең гомерен күркәм һәм мактаулы укытучы һөнәренә багышлап, Александр Рубенович Казан Суворов училищесында һәм Казан авиация институтында күпьеллык хезмәте белән балаларга һәм студентларга хәрби-спорт тәрбиясе бирүгә зур өлеш кертә.
Ачык йөрәкле һәм яхшы күңелле Александр Рубенович турындагы якты истәлекләр аны белгән һәм хөрмәт иткән һәркемнең хәтерендә һәрвакыт яшәячәк.