Шәһәр администрациясе аның вакытсыз вафаты белән бәйле югалту ачысын бүлешә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче октябрь). Казан шәһәре Мэриясе Татарстан Республикасының халык шагыйре, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1-5 чакырылыш депутаты Вәлиев Разил Исмәгыйль улының туганнарының һәм якыннарының аның вафаты белән бәйле тирән кайгыларын уртаклаша.
Разил Исмәгыйль улы – шәһәребезнең хөрмәтле кешесе, аның исеме хәзерге татар әдәбияты тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге елларында ул бөтен ил буенча укучыларның ихлас мәхәббәтен, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый һәм татар мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертә.
Разил Исмәгыйль улы турындагы якты хатирәләр аны белгән, хөрмәт иткән, яраткан кешеләрнең хәтерендә мәңге яшәячәк.