Шәһәр администрациясе югалту ачысы белән уртаклаша
Казан мэриясе Социалистик Хезмәт Герое, Казанның мактаулы гражданы Мостюков Илдус Шәйхулисламовичның вафаты уңаеннан туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Илдус Мостюков «үзенеке-чит» радиолокация танып белү системасын булдыручыларның берсе булган. Җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнгән чын профессионал һәм талантлы җитәкче – ТАССР Югары Советы, Казан шәһәре Советы депутаты итеп сайлана һәм «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасының рәисе була.
Илдус Мостюковның китүе безнең шәһәр һәм бөтен республика өчен зур югалту. Илдус Шәйхулисламовичны белгән һәм хөрмәт иткән һәркемнең йөрәгендә аның турында якты истәлек мәңгегә сакланачак.