Шәһәр администрациясе аның үлеме белән бәйле рәвештә югалту ачысын бүлешә
Фото: Денис Гордийко
Казан шәһәре Мэриясе Татарстан Республикасының халык артисты Асиева (Сөләйманова) Флюра Зиатдин кызының туганнарының һәм якыннарының аның вафаты уңаеннан тирән кайгысын уртаклаша.
Флюра Зиатдин кызы – безнең шәһәрнең хөрмәтле кешесе, аның исеме классик татар эстрадасы тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Иҗади эшчәнлеге елларында Флюра Зыятдин кызы бөтен ил буенча миллионлаган тыңлаучыларның ихлас мәхәббәтен, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый һәм музыка сәнгате үсешенә һәм татар мәдәниятен саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертә.
2014 елда Казанның Почет Китабына кертелгән.
Флюра Зиатдин кызы турында якты истәлекләр аны белгән, хөрмәт иткән, яраткан барлык кешеләр хәтерендә мәңге яшәячәк.