В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр администрациясе, аның вафатына бәйле рәвештә, югалту ачысын уртаклаша
Казан шәһәре мэриясе Казанның Мактаулы гражданины, физика-математика фәннәре докторы Урал Нури улы Закировның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Урал Нуриевич – шәһәребезнең хөрмәтле кешесе, ул фундаменталь фән һәм үзебезнең космонавтика үсешенә зур өлеш керткән. Ул беренче пилотлы иярченне проектлаучы инженерлар исәбендә булган, космоска кешенең беренче очышы башкарылган «Восток» космик корабын булдыруда һәм җибәрүдә катнашкан. Күп еллар дәвамында Урал Нуриевич фәнни-тикшеренү һәм укытучылар эшчәнлеген алып барган, яшьләрне аэрокосмос тармагына җәлеп итәргә ярдәм иткән.
Урал Нуриевич турында якты хатирәләр һәрвакыт аны белгән, хөрмәт иткән, яраткан һәркем хәтерендә яшәячәк.