В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спикер сыйфатында татар теленә өйрәтү методикасы һәм 27 китап авторы Алексей Арзамазов чыгыш ясаячак
Фото: Денис Гордийко
Семинарның максаты – укытучыларны телне өйрәнүнең заманча һәм нәтиҗәле ысуллары белән таныштыру. Ул «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле ысуллары» циклы кысаларында узачак.
Чара Ю.Әхмәтҗанов юлы, 9 нчы йорт, 2 нче корпус адресы буенча урнашкан 11 нче күппрофильле лицейда 13:30 сәгатьтә башлана. Теркәлү өчен 13:00 сәгатькә килү зарур.
Кызыксындырган мәгълүматны 8(843)299-15-99 телефон номеры буенча ачыкларга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның беренче семинары 25 нче гыйнварда оештырылды. Анда 650 кеше катнашты, алар арасында тәрбиячеләр, методистлар һәм татар теле укытучылары бар иде. Чараның спикеры мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә РФ хөкүмәте премиясе лауреаты, «Полиглот» интеллектуаль реалити-шоу авторы һәм алып баручысы Дмитрий Петров булды.