В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
30-нчы мартта бер сәгатькә Башкарма комитет һәм Ратуша биналарының яктырткычлары сүндереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). 30-нчы мартта «Җир Сәгате» халыкара акциясе үткәреләчәк. Традиция буенча аңа Казан Мэриясе дә кушылачак - бу көнне бер сәгатькә Башкарма комитет һәм Ратуша биналарының яктырткычлары сүндереләчәк.
Акциядә теләгән һәркем катнаша ала – моның өчен бары тик 20.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр торак биналарын яктыртуны туктатып торырга, гражданнарның тормыш иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган электр җайланмаларын сүндерергә, шулай ук электр энергиясен куллануны киметүгә юнәлдерелгән башка чаралар күрергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, «Җир Сәгате» – халыкара акция, аның барышында Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) планета киләчәгенә битараф булмаганлыгыбызның билгесе итеп, утны бер сәгатькә сүндерергә чакыра. Хәзерге вакытта бу планетада иң күләмле экологик акция. Анда бөтен дөнья буенча 188 илдән 2 млрд. нан артык кеше катнаша, 18 меңнән артык архитектура һәйкәленең яктырткычлары сүнә, дип хәбәр ителә «Җир Сәгате» оештыручылар сайтында.
Россиядә акция беренче тапкыр 2009 елда узды, анда илнең 30 миллионнан артык кешесе катнаша. Россия «Җир Сәгате 2019» темасы − «Табигать өчен җавап бир!».