В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр фикеренчә, бу шәһәрлеләрне вакцина ясатуга күбрәк җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь, Ксения Швецова). Якындагы ике көндә Казанда телеграм-бот эшли башлаячак, аның ярдәмендә шәһәр халкы теге яки бу вакцинаның конкрет вакцинация пунктында булу-булмавы турында оператив рәвештә белә алачак. Бу хакта бүген Мэриядә узган эшлекле дүшәмбе вакытында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
Көн саен шәһәр халкыннан теге яки бу вакцинаның конкрет вакцинация пунктларында булу-булмавы турында күпсанлы сораулар килә, дип сөйләде В.Жаворонков. «Вакцинация пунктларына мөстәкыйль рәвештә шалтыратып, халык һәрвакытта да кирәкле мәгълүматны кыска вакыт эчендә ала алмый», – диде ул. Әлеге ситуацияне исәпкә алып, Казан Мэриясе һәм ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсе агымдагы елда 8:00 сәгатькә вакцинациянең конкрет пунктында вакцина булу-булмау турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирүче телеграм-бот эшләде. «Бу шәһәр халкына актуаль мәгълүматны эзләүне җиңеләйтергә һәм вирустан үзен һәм якыннарын зур уңыш белән якларга мөмкинлек бирәчәк», – дип ышанып әйтте В.Жаворонков.
«Телеграмм-бот чыннан да халык өчен уңайлы корал була ала, шуңа күрә әлеге ресурсны хуплавыгызны сорыйм», – дип килеште Казан Мэры Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Казанда 48 вакцинация пункты эшли, шул исәптән берничәсе – мобиль.