Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.04.2024, 10:26

Шәһәр мэриясе апрельдә «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсына старт бирә

Анда декоратив-гамәли сәнгать осталары катнаша алачак, иң яхшы эшләрнең авторларын акчалата бүләкләр көтә

Фото: Денис Гордийко

Апрель аенда «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсына гаризалар кабул итү башлана. Быел анда декоратив-гамәли сәнгать осталары катнаша алачак. Төп тема – борынгы Казанның легендалары һәм мифлары. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

«Узган ел «Саумы, Казан!» конкурсы рәссамнар арасында зур кызыксыну уятты. Гавами урыннарда сәнгать сөючеләрнең игътибарын җәлеп иткән яхшы гына күргәзмә оештырылды. Быел декоратив-гамәли сәнгать осталары үзләренең талантлары белән сөендерерләр, дип өметләнәбез», – диде мэр Илсур Метшин.

Гүзәл Сәгыйтова сүзләренә караганда, конкурска 18 яшьтән өлкәнрәк осталар кушыла ала. Эшләр ике яшь категориясендә бәяләнәчәк: 35 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк. Катнашучылар җиңү өчен дүрт юнәлештә көч сынашачак: тирене сәнгатьле эшкәртү, киез басу, керамика һәм челтәр бәйләү.

Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә. Эшләрдән күргәзмә оештырылачак, аларны БРИКС саммиты кунаклары да күрә алачак.

«Җиңүчеләрнең эшләрен үз эченә туплаган буклет чыгару планлаштырыла. «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсы осталарны шәһәребез легендаларына багышланган талантлы эшләр иҗат итәргә рухландырыр, дип өметләнәбез», – дип белдерде спикер.

Диана Жиленкова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 08.04.2024
Видеорепортаж
08.04.2024 12:30
Казанда «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» бәйгесе башланачак
Барлык яңалыклар