В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Илсур Метшин Ижевск Мэры Олег Бекмеметьев адресына кайгы уртаклашу сүзләре белән телеграмма җибәрде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
«Хөрмәтле Олег Николаевич!
Ижевскиның 88 нче гомуми белем бирү мәктәбендә булган фаҗига турындагы хәбәрне ишетү безнең өчен бик авыр булды. Барлык казанлылар һәм шәхсән үз исемемнән һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең якыннарына, шулай ук Ижевск халкына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм.
Бу безнең уртак кайгы. Мондый рәхимсезлектән гаепсез кешеләрнең, бигрәк тә балаларның зыян күрүе куркыныч һәм гаделсез.
Зыян күргәннәрнең барысына да тизрәк савыгуларын теләп калам, һәлак булганнарның туганнарына – сабырлык, сезгә һәм Ижевск халкына әлеге авыр көннәрдә ныклык телим.
Казан Сезнең белән бергә кайгыра», – диелә телеграммада.