В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Февраль башыннан Татарстан башкаласында явым-төшемнең якынча айлык нормасы яуды.
Фото: Марат Мөгыйнов
Узган ялларда тротуарларны һәм квартал эчендәге юлларны чистартуга зур игътибар бирелде, бүгенге көндә территорияләрнең 70% ы чистартылды, дип билгеләп үттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен юлларны һәм тротуарларны комлы катнашмалар һәм бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртәләр.
Моннан тыш, Казан Башкарма комитеты эш барышын тәүлек буе контрольдә тота: җаваплы затлар юлларны даими тикшереп тора, шулай ук мониторинг системасы кулланыла. Тышкы төзекләндерү комитетында билгеләп үтелгәнчә, квартал эчендәге юлларны нәтиҗәле чистарту өчен элеккечә үк юл кырыйларында калдырылган автотранспорт комачаулый. ЮХИДИ белән берлектә мәсьәләне хәл итүнең түбәндәге механизмы эшләнде: подрядчы оешмалар адреслар белән гаризалар калдыра, шуннан соң законсыз калдырылган автомобильләр эвакуацияләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, кышкы чор башыннан бирле Казан урамнарыннан 703 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Казанда кар чистарту буенча кайнар линия телефоннары эшли. Район администрацияләренә дә, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.