Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.10.2024, 10:47

Казан мэры сентябрь аенда Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары башлыкларының медиарейтингын җитәкләде

Лидерлар өчлегенә Ульяновск һәм Пермь башлыклары керде

Казан мэры Илсур Метшин 2024 елның сентябрендә Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары башлыкларының медиарейтингын җитәкләде. Федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча шәһәр башлыгы медиаиндексы 20 мең 685,1 пункт тәшкил иткән.

Массакүләм мәгълүмат чаралары Илсур Метшинның ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирүе турында яздылар. Исегезгә төшерәбез, шәһәр башлыгы Казан дәүләт мәдәният институтында 340 нчы сайлау участогы эшенең ничек оештырылуын тикшерде.

Шулай ук мэр БРИКС саммитына әзерлек буенча шәһәр штабы утырышын уздырды һәм иҗтимагый киңлекләрнең һәм кунакханәләрнең халыкара вакыйгага әзерлеген тикшерде.

Моннан тыш, Илсур Метшин Мәскәү базарында булды, анда төзекләндерүнең беренче этабы ахырына якынлаша. Шәһәрнең иң борынгы базарларының берсе Татарстан башкаласында фуд-холл форматында эшләүче беренче объект булачак.

Тагын бер якты вакыйга «ПАТП №2» МУП өчен сатып алынган 20 газ моторлы автобусның беренче партиясен карау булды. Яңа транспортның өстенлекләре арасында — һава сафландыргычлар булу, ягулыкның аз сарыф ителүе, эксплуатацияләүнең зур вакыты һәм Татарстанда сервис хезмәте булу.

Рейтинг лидерлары өчлегендә шулай ук Ульяновск башлыгы Александр Болдакин һәм Пермь башлыгы Эдуард Соснин да бар иде.

Исегезгә төшерәбез, августта Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары башлыклары медиарейтингында беренче урынны алды. Ул вакытта аның медиаиндексы 19 мең 693 пункт тәшкил иткән.
Барлык яңалыклар