Дәүләт башлыгының тиешле указы хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). Казан Мэры Илсур Метшин җирле үзидарәне үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумының яңартылган составына керде. Дәүләт башлыгының тиешле указы хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты. Документ шулай ук Советның яңа составын да раслаган.
Президиум составында алты яңа катнашучы бар, алар арасында РФ вице-премьеры Виталий Мутко, Федерация Советы вице-спикеры Андрей Турчак, Федерация Советының федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты башлыгы Олег Мельниченко, Чечен Республикасы парламенты рәисе Магомед Даудов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм Рязань өлкәсенең Гиблицк авыл җирлеге башлыгы Владимир Трубочкин бар.
Яңа состав 50 кешене (советның элеккеге составында 49 әгъза ид) үз эченә ала, дип хәбәр итә ТАСС.
Шулай ук советның төбәк һәм муниципаль өлешләре дә яңартылган.
Советның яңартылган составында элеккечә үк РФ Президенты Владимир Путин рәислек итә, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Совет Президиумын җитәкли.