Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.09.2021, 14:03

Казан Мэры: «Мәктәп ашханәләрендә ата-аналар контроле – ул иң тиз, объектив һәм нәтиҗәле кире элемтә»

Яңа уку елының 10 көне эчендә ата-аналар мәктәп туклануы турында 730 бәяләмә калдырган, барысы да диярлек уңай.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь, Ксения Швецова). Уку елы башына шәһәрнең барлык мәктәпләре электрон версиянең QR-кодлары белән ата-аналар контроле журналлары белән тәэмин ителгән. 2-нче сентябрьдән 11-нче сентябрьгә кадәр казанлылар аларда 730 бәяләмә калдырган, шуларның 97%-ы – уңай. Әлеге практиканы дәвам итәргә, шулай ук беренче яртыеллык ахырында ата-аналар контроленә нәтиҗә ясарга бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин кушты.

«Барлык кызыксынучы якларның конструктив сөйләшүе мөһим»

«Ата-аналар контроле – безнең өчен иң тиз, объектив һәм нәтиҗәле кире элемтә. Барысы да бу инструментның файдалы булуын аңлады, шул исәптән әти-әниләр үзләре дә, шуңа күрә һичшиксез бу эшне дәвам итәргә кирәк, – диде Мэр. – Безгә барлык кызыксынучы якларның конструктив сөйләшүе мөһим. Безнең бурыч бер – балаларның сәламәтлеге. Моның хакына без барыбыз – да-ата-аналар, педагоглар, директорлар, туклану департаменты – көчләрне берләштерергә тиеш».

Ата-аналарның фикерләренә карап, ашханәләр эшенә вакытында төзәтмәләр кертү, шулай ук килеп туган проблемаларны комплекслы хәл итү өчен, билгеле бер вакыт аралыгы белән контрольгә йомгак ясарга кирәк. Шәһәр башлыгы киләсе нәтиҗәләрне беренче яртыеллык ахырында ясарга кушты. «Кулны пульста тотарга кирәк», – дип ассызыклады И.Метшин.

Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина сүзләренә караганда, уку елы башыннан ата-аналар ешрак оештыру мәсьәләләре, меню составы һәм комплексларның бәясе белән кызыксына.

Исегезгә төшерәбез, ата-аналар контроле ел башында мәктәп туклануының сыйфатын яхшырту өчен старт алды. Проект нәтиҗәләре буенча Казанның ашханәләрендә 11 мең ата-ана булды, аларның 98%-ы уңай бәяләмәләр калдырды, ә ата-аналарның ризыкның тәм сыйфаты, туклану температурасы һәм гомумән туклануны оештыруга карата шикаятьләре кимеде.

Быел мәктәп туклануы буенча ата-аналар контроле электрон форматка күчәчәк.

«Мама в теме» һәм 10 мәктәп пикнигы

Департаментның социаль челтәрләрендә ата-аналар контроленнән тыш, түләүсез кайнар туклануның менюга туры килүен сораштырулар бастыру дәвам итә. «Узган ике атна эчендә ата-аналарның 98%-ы менюның туры килүен билгеләп үтте, – дип хәбәр итте Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина. – Моннан тыш, реаль вакыт режимында без кайнар линиягә шалтыратулар кабул итәбез, электрон почта, Instagram аша җибәрелгән хатларны эшкәртәбез».

Быелгы уку елында сәламәт туклануны пропагандалау эше дә дәвам итәчәк – «Мама в теме» и «Школьный пикник» проектлары. Мәсәлән, «Мама в теме» проектының яңа уку елында беренче очрашуы узган атнада 116-нчы номерлы лицейның ремонтланган ашханәсендә узды, анда катнашучылар туклануны оештыру, ата-аналар контроле мәсьәләләре һәм актив әниләргә язылган сораулар буенча фикер алыштылар.

Җәй көне мәктәп пикнигы ата-аналар һәм ике гомуми белем бирү учреждениесе укучылары – 149-нчы номерлы номерлы лицей һәм 156-нчы номерлы мәктәп укучылары өчен уздырылды. Пикникта укучылар бәйрәм программасы әзерләгәннәр, актив уеннарда һәм интеллектуаль викторинада катнашканнар, шулай ук сәламәт туклану геройларын ясаганнар. Ата-аналар бу вакытта мәктәп менюсы ризыкларын татып карый һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алды.

Беренче яртыеллыкта шәһәр мәктәпләрендә 10 пикник үткәрү планлаштырыла.

245 мәктәп менюсы ашамлыгы: комплекслы төшке аш яки ирекле сайлау

Быел башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү буенча федераль программаны гамәлгә ашыру дәвам итә. Алар өчен департамент 53,41 сумга ике атналык меню эшләгән. Әлеге комплекс ъз эченә салкын кабымлыкны – салат яки яшелчә, кош яисә балык итеннән төп ризык, гарнир, кайнар эчемлек, икмәк һәм атнага берничә тапкыр җиләк-җимешне ала.

Р.Мөхәммәтшина сүзләренә караганда, узган елдагы кебек үк, өстәмә рәвештә 16 сумга аш сатып ала яки 30 сумга иртәнге аш һәм  полдник ала ала.

«Югары сыйныф укучылары өчен туклану комплексларында үзгәрешләр быел каралмаган, – дип өстәде департамент генераль директоры. – Шулай ук 48 сумга комплекслы төшке аш, 73 сумга ирекле сайлау менюсы һәм өлкән сыйныф укучылары өчен көненә 8 сум исәбеннән туклану льготасы гамәлдә булачак. Элеккеге кебек үк, өлкән сыйныф укучыларының 18 %-ы муниципаль бюджет акчалары исәбеннән ташламалы туклану белән тәэмин ителәчәк».

Барлыгы мәктәп менюсында бүген 245 төр ризык исәпләнә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.09.2021
Видеорепортаж
13.09.2021 12:19
Казанда яңа уку елыннан бирле 113 мәктәптә ашханәләр мәктәп рестораны форматында эшли
Барлык яңалыклар