Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2019, 11:47

Казан Мэры шәһәрнең барлык муниципаль учреждениеләрендә калдыкларны мәҗбүри аерым төрләргә бүлеп җыюны оештырырга чакырды

Мэрия һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре шәһәр халкына бу мөһим башлангычта үрнәк күрсәтергә тиеш.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май, Алена Мирошниченко). Агымдагы елда Казан өчен мөһим бурычларның берсе булып калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю, сортка аеру, эшкәртүне киң катламга кертү проектын гамәлгә ашыру кала бирә. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин искә төшерде. Ул бүлекчә, учреждение, муниципаль унитар предприятие җитәкчеләрен калдыкларны мәҗбүри рәвештә аерым төрләргә бүлеп җыюны оештырырга чакырды.

Казан Башкарма комитеты чүпне сортларга аеру кагыйдәләре турында аңлата торган яңа постер чыгарды. Бүген шәһәр башлыгы аны коллегаларына тәкъдир итте. «Мондый үтемле формада без халыкка калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю турында сөйлибез, тулаем алганда, бу эш бара инде», - дип ассызыклады И.Метшин.

Узган атнада шәһәр штабының утырышы каты коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю мәсьәләсенә багышланган иде. Киләсе штабта чүпне аерым төрләргә бүлеп чыгару темасы күтәреләчәк. «Сораулар күп, без бит бу бурычны үз өстебезгә алган беренче шәһәрләрнең берсе», - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюны гамәлгә кертү буенча сынау проекты Татарстан башкаласында 2018 елның җәендә игълан ителгән иде: беренче этапта Авиатөзелеш районының 109 контейнер мәйданчыгы эшкәртелә һәм эшкәртелми торган калдыклар өчен 428 контейнер белән җиһазландырылды. Нәтиҗәдә, чүплеккә каты коммуналь калдыклар чыгару күләмен 30-35%-ка киметүгә ирешелде. Бүген Казан торак фондының 47%-ы калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюга күчерелде. Барлыгы 878 мәйданчык чүпне икегә аерып җыю өчен контейнерлар белән җиһазландырылды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.05.2019
Видеорепортаж
20.05.2019 10:45
Казан Мэры шәһәрлеләрне чүпне аерып җыюда актив катнашырга чакырды
Барлык яңалыклар