Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.10.2020, 12:04

Казан мэры шәһәр халкын «Ачык Казан» сервисына подъездларны дезинфекцияләмәү очраклары турында хәбәр итәргә чакырды

Пандемия башланганнан бирле идарәче компанияләргә күп фатирлы йортларда гомуми файдалану урыннарын көн саен эшкәртүне тәэмин итү бурычы куелган иде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь, Ксения Швецова). Казанның күп фатирлы йортларында идарәче оешмалар һәм торак милекчеләре ширкәтләре, ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе тәкъдимнәре нигезендә, гомуми файдалану урыннарында дезинфекция үткәрүне дәвам итә. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында мондый эшләр башкарылмаса, шәһәр халкына бу хакта «Ачык Казан» сервисы ярдәмендә хәбәр итәргә кирәк, дип билгеләде бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин.

Пандемия башланганнан бирле идарәче оешмаларга күп фатирлы йортларда гомуми файдалану урыннарын көндәлек эшкәртүне тәэмин итү бурычы куелды, дип искәртте Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов. Дезинфекцияләүче чаралар кулланып, керү тамбур ишекләре, ишек тоткалары, сүндергечләр, тоткалар, култыксалар, чакыру төймәләре, лифт һәм домофон панельләре, почта әрҗәләре, стеналар һәм идәннәр эшкәртелә.

«Бүгенге көндә шәһәрнең идарәче оешмалары барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән һәм имин санитар-эпидемиологик вәзгыять башланганчы махсус режим шартларында эшләргә әзер, – дип хәбәр итте Д.Анисимов. – Идарәче компанияләр һәм подрядчы оешмалар персоналы белән химик чаралар белән эшләү буенча инструктажлар үткәрелде, эшләр башкару өчен шәхси саклау чаралары таратылды». Дедезинфекция чаралары һәм саклану чаралары сатып алу идарәче компанияләрнең эчке резервлары хисабына башкарылды, дип өстәде спикер.

«Идарәче оешмаларга дезинфекция чараларын көчәйтергә тәкъдим ителде. Бу мәсьәлә буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең төгәл таләпләре бар, – дип шәрехләде Илсур Метшин. – Бу таләпләр һәм тәкъдимнәр тулысынча идарә итүче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре вөҗданында ята. Һәм халыкка үтенеч бар: әгәр дә бу эшләр ниндидер сәбәпләр аркасында үтәлмәсә, бу хакта «Ачык Казан»га хәбәр итәргә кирәк. Бары тик шулай гына без бу җитешсезлекләрне бетерә алабыз».

Исегезгә төшерәбез, гаризаларны «Ачык Казан» сервисында, сайтта яки 063 телефоны буенча калдырырга мөмкин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.10.20
Видеорепортаж
26.10.2020 12:27
Казанның барлык күп фатирлы йортлары кыш шартларында файдалануга әзер
Барлык яңалыклар