Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2022, 09:10

Казан Мэры мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Шәһәрнең һәр вакыйгасы артында – йөзләгән иҗат әһелләренең хезмәте, дип билгеләде Илсур Метшин.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче март). Казан Мэры Илсур Метшин мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сәнгать эшлеклеләре һәрвакыт дөньяга игелек һәм матурлык тараткан, үз иҗаты һәм осталыгы белән буыннан-буынга әхлакый кыйммәтләр тапшырып, кешеләрдә мәхәббәт, ярдәмчеллек һәм гаделлек тәрбияләгән.

Ел саен Казанда башкаланың югары мәдәни исемен раслый торган төрле чаралар һәм масштаблы вакыйгалар уза. Әлеге вакыйгаларның һәрберсе артында йөзләгән профессиональ хезмәткәр, талантлы артистлар, оештыручылар һәм иҗат әһелләренең хезмәте тора, алар өчен Казанның мәдәни потенциалын үстерү – һөнәр генә түгел, ә бөтен тормыш эшчәнлеге дә.

Сезгә сайланган эшегезгә тугрылыклы булганыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Чын күңелдән сәнгатькә багышлаган хезмәт юлыгызда уңышлар, илһам һәм яңа иҗади идеяләр телим! Тормышыгыз күңелле вакыйгалар, якыннарыгызның игътибары һәм назы белән тулы булсын! Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим», – диелә котлауда.

Барлык яңалыклар