Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.11.2018, 15:40

Казан Мэры кар җыештыру машиналарының кышкы сезонга әзерлеген тикшерде

Кышка 567 берәмлек махсус техника әзерләнгән, “Буран” планы игълан ителгәндә, 900 җерәмлек махсус техника эшләячәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда кышка 567 берәмлек махсус техника әзерләнгән. Алар арасында – 142 катнаш-юл машинасы, 114 щеткалы трактор һәм 311 төягеч. Кар иыештыру машиналарының кышкыга әзерлеген бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Городское благоустройство” МУПка сәфәрендә тикшерде.

“Городское благоустройство” МУП Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясен карап тотуда генераль подрядчы булып тора. Ул 4,1 млн кв.м өчен җавап бирә.

Предприятиедә 135 махсус техника берәмлеге бар, аларның 76-сы кышын эшли. Автопарк даими рәвештә яңарып тора.

Тышкы төзекләндерү комитеты рәисенең урынбасары Эдуард Вафин сөйләгәнчә, автопаркны яңарту шәһәрдә кар чистарту сыйфатын арттыра. “Республика Президенты ярдәме белән соңгы елларда 37 берәмлек махсус техника алдык”, - диде ул.

Мэр анардан ничә машинаның соңгы вакытта капиталь төзекләндерелүе хакында сорады. Э.Вафин сүзләре буенча, ике ел эчендә 26 берәмлек техника төзекләндерелгән.

“Бу җитди яңару, техникага ышаныч арткан”, - диде И.Метшин. Ул шулай ук бер сезонда ничә машина эшләве белән кызыксынды. “Барысы да шартлардан тора. без 400 берәмлек кертәбез, явым-төшем күп булса, алар санын 600-гә кадәр арттырабыз”, - диде ул.

Кышкыга барысы да әзер: барлыгы 80 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 10 мең тоннага якын реагент алынган. Гыйнварда тагын 14 мең тонна реагент алыначак.

“7 ел элеке беренче бошунглар килгәндә, безнең өчен бу хыял иде. Бүген аларны яңарталар. Бер урында тормавыгыз, махсус техника автопаркын үстерүегез яхшы”, - диде И.Метшин.

Искәртергә кирәк, Казанда карны утилизацияләү өчен 6 стационар кар эретү пункты бар. Узган елда шәһәр урамнарыннан барлыгы 900 мең тоннадан артык кар чыгарылган.

Моннан кала, кышын идарә итүче компанияләр һәм подрядчы оешмалар махсус режимга күчәчәкләр. Торак оешмалары кышкыга 10 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы һәм 130 тоннадан артые химик реагент әзерләгән. Әлеге запаслар 219 елның февраленә кадәр җитәргә тиеш.

Күчмә киңәшмәдә шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев катнаштылар.

Фоторепортаж
Казан Мэры кар чистарту техникасының әзерлеген тикшерде, 13.11.2018
Видеорепортаж
13.11.2018 14:14
Казан Мэры кар чистарту техникасының әзерлеген тикшерде
Барлык яңалыклар