В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«СоТворение» фестивален уздыруга багышланган матбугат конференциясендә Илсур Метшин үзенең музыкаль өстенлекләре турында сөйләде
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче сентябрь). Казанда «СоТворение» халыкара фестивален уздыруга багышланган матбугат конференциясе барышында шәһәр Мэры Илсур Метшин үзенең музыкаль өстенлекләре турында сөйләде.
«Музыка – синең тәэсирләреңнең чагылышы. Караокеда «Там, где клен шумит» җырыннан башлыйбыз, шулай ук заманча төркемнәр композицияләрен башкарабыз, кайберләре бик яхшы», – диде ул һәм «Хлопья летят наверх» җырын җырлады.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, фестивальдә сәхнәдән үзе җырларга җыенмый, әмма эштән буш вакытта рәхәтләнеп җырлый.
«СоТворение» бүген «Казан» гаилә үзәгендә башлана. Икеле сәхнәдә 16 сәгать дәвамында сигез илдән, шул исәптән БРИКС әгъзаларын кертеп, 26 коллектив составында 150 артист чыгыш ясаячак. Фестиваль моннан алдагысыннан нәрсә белән аерылып тора, киләсе «СоТворение» кайчан узачак һәм казанлылар нинди музыка ишетәчәк – KZN.RU порталы материалында.