Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.11.2021, 13:06

Казан Мэры: «Без 2 млн квадрат метр юл ремонтладык һәм төзедек – бу безнең рекорд»

Быел ТР башкаласында 167 шәһәр һәм бистә урамнарын яңарттылар һәм 430 йорт ишегалдын төзекләндерделәр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда быел 167 шәһәр һәм бистә урамнары ремонтланды, шулай ук алты бакча ширкәтенә керү юллары, 89 квартал эчендәге машина юллары, 430 йортның ишегалды территориясе төзекләндерелде. Гомумән алганда, юл эшләренә 14,7 млрд сум бүлеп бирелгән, ә яңартылган юлларның гомуми мәйданы 2 млн кв. метрдан артып киткән. «Бу ел юлларны яңарту һәм төзү җәһәтеннән безнең өчен файдалы булды, бүлеп бирелгән акчалар безгә зур күләмдә эш башкарырга мөмкинлек бирде. Шундый темплар аркасында без якын киләчәктә Казанның барлык юлларын да норматив хәлгә китерә алачакбыз», – диде бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин.

Федераль һәм республика бюджетларыннан 2021 елда бүлеп бирелгән 14,7 млрд сумнан быел урам-юл челтәре объектларын ремонтлауга 4,4 млрд сум, 8 млрд сум – яңа юл объектлары төзелешенә юнәлдерелде, һәм тагын 2,3 млрд сум «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелде.

«2013 елгы Универсиадага кадәр үк без Казан юллар ремонтына 5,5-6 млрд сум алсын дип хыялланган идек. Бүген федераль программалар, шул исәптән «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты, республика бюджетыннан ярдәм, безнең Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның бу өлкәгә игътибары бар, – дип өстәде Мэр. – Юл эшләренә 14 млрд сумнан күбрәк акча бүлеп бирелде – бу абсолют рекорд. Без 2 млн квадрат метр юлны ремонтладык һәм төзедек – бу да безнең рекордыбыз. Федераль илкүләм проектлар дәвам итәр дип өметләнәбез».

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларга Казанда юллар транспортының норматив трафигын тәэмин итү күзлегеннән караганда иң мөһим өслекләр ремонтланды. Бу Белинский, Гагарин, Голубятников, Беломорск, Маршал Чуйков, Гладилов, Рауис Гәрәев урамнарының 11 участогы, Хезмэт урамы, Совет районының Магистраль урамы, Вознесение торак массивында Старательный тыкрыгы, Яңа Сосновка урамнары, дип искә төшерде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

Юлларның аеруча таушалган участокларын һәм квартал эчендәге машина юлларын ремонтлау республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага дәвам итте. Объектлар исемлегенә еш кына шәһәр халкында тискәре бәяләмәләр алган урамнар керде, шул исәптән «Халык контроле» системасында. Алар арасында Гладилов, Кол Гали, Аракчино Шоссесы һәм башкалар.

Шулай ук 89 квартал эчендәге юллар ремонтланган – мәсәлән, «Салават күпере», «Весна-2» һәм «Новые горки» торак комплексында яңа мәктәпләр һәм балалар бакчаларына тротуарлар һәм юллар, шулай ук Җиңү проспекты, Татарстан, Меридианная урамнарына һәм башкалар.

«Халык юл эшләренең мантыйгын елдан-ел яхшырак аңлый, дип ышанам. Без торак йортны капиталь төзекләндерүдән башлыйбыз, аннары ишегалды һәм якын юлларны һәм төп магистральләрне норматив хәлгә китерәбез», – диде Казан Мэры. Мондый комплекслы ремонтка мисал итеп ул Чуйков урамын китерде, анда ишегалларын төзекләндерү белән беррәттән юл челтәрен төзекләндерү эшләре алып барыла.

Шәһәрнең 12 үзәк урамы – Дзержинский, Карл Маркс,Большая Красная һәм башкалар – яңадан торгызылган Казан Изге Ана иконасы соборын ачуга әзерләнгәндә ремонтланды.

Казанда бистәләрдә юлларны ремонтлау да дәвам итте. 13 торак массивы территориясендә 68 мең кв.м мәйданда 22 юл ремонтланган.

Моннан тыш, алты бакча ширкәтенә биш керү юлы төзекләндерелгән, бу урамнарның гомуми озынлыгы 115 км тәшкил иткән.

Моннан тыш, «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ике ел эчендә Казанда 890 йорт территориясе төзекләндерелде, яңартылган асфальт-бетон өслекнең гомуми мәйданы 1,4 млн кв. метрдан артык тәшкил итте. Программа ярдәмендә быел ишегалларында 5 мең парковка урыны җиһазландырылган, 2 мең яңа терәккә 2,5 меңнән артык энергия саклаучы светодиод яктырткычлар һәм 7 меңнән артык кече архитектура формасы барлыкка килгән, дип искәртте И.Куляжев.

Шуны да искәртик: Казанда юллар төзү буенча масштаблы эшләр алып барыла.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.11.2021
Видеорепортаж
08.11.2021 12:01
Казанда 2021 елда ремонтланган һәм төзелгән юлларның гомуми мәйданы 2 млн кв. метр тәшкил итте
Барлык яңалыклар