Быел ТР башкаласында 167 шәһәр һәм бистә урамнарын яңарттылар һәм 430 йорт ишегалдын төзекләндерделәр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда быел 167 шәһәр һәм бистә урамнары ремонтланды, шулай ук алты бакча ширкәтенә керү юллары, 89 квартал эчендәге машина юллары, 430 йортның ишегалды территориясе төзекләндерелде. Гомумән алганда, юл эшләренә 14,7 млрд сум бүлеп бирелгән, ә яңартылган юлларның гомуми мәйданы 2 млн кв. метрдан артып киткән. «Бу ел юлларны яңарту һәм төзү җәһәтеннән безнең өчен файдалы булды, бүлеп бирелгән акчалар безгә зур күләмдә эш башкарырга мөмкинлек бирде. Шундый темплар аркасында без якын киләчәктә Казанның барлык юлларын да норматив хәлгә китерә алачакбыз», – диде бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Федераль һәм республика бюджетларыннан 2021 елда бүлеп бирелгән 14,7 млрд сумнан быел урам-юл челтәре объектларын ремонтлауга 4,4 млрд сум, 8 млрд сум – яңа юл объектлары төзелешенә юнәлдерелде, һәм тагын 2,3 млрд сум «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелде.
«2013 елгы Универсиадага кадәр үк без Казан юллар ремонтына 5,5-6 млрд сум алсын дип хыялланган идек. Бүген федераль программалар, шул исәптән «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты, республика бюджетыннан ярдәм, безнең Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның бу өлкәгә игътибары бар, – дип өстәде Мэр. – Юл эшләренә 14 млрд сумнан күбрәк акча бүлеп бирелде – бу абсолют рекорд. Без 2 млн квадрат метр юлны ремонтладык һәм төзедек – бу да безнең рекордыбыз. Федераль илкүләм проектлар дәвам итәр дип өметләнәбез».
Юлларның аеруча таушалган участокларын һәм квартал эчендәге машина юлларын ремонтлау республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага дәвам итте. Объектлар исемлегенә еш кына шәһәр халкында тискәре бәяләмәләр алган урамнар керде, шул исәптән «Халык контроле» системасында. Алар арасында Гладилов, Кол Гали, Аракчино Шоссесы һәм башкалар.
Шулай ук 89 квартал эчендәге юллар ремонтланган – мәсәлән, «Салават күпере», «Весна-2» һәм «Новые горки» торак комплексында яңа мәктәпләр һәм балалар бакчаларына тротуарлар һәм юллар, шулай ук Җиңү проспекты, Татарстан, Меридианная урамнарына һәм башкалар.
Шәһәрнең 12 үзәк урамы – Дзержинский, Карл Маркс,Большая Красная һәм башкалар – яңадан торгызылган Казан Изге Ана иконасы соборын ачуга әзерләнгәндә ремонтланды.
Казанда бистәләрдә юлларны ремонтлау да дәвам итте. 13 торак массивы территориясендә 68 мең кв.м мәйданда 22 юл ремонтланган.
Моннан тыш, алты бакча ширкәтенә биш керү юлы төзекләндерелгән, бу урамнарның гомуми озынлыгы 115 км тәшкил иткән.
Моннан тыш, «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ике ел эчендә Казанда 890 йорт территориясе төзекләндерелде, яңартылган асфальт-бетон өслекнең гомуми мәйданы 1,4 млн кв. метрдан артык тәшкил итте. Программа ярдәмендә быел ишегалларында 5 мең парковка урыны җиһазландырылган, 2 мең яңа терәккә 2,5 меңнән артык энергия саклаучы светодиод яктырткычлар һәм 7 меңнән артык кече архитектура формасы барлыкка килгән, дип искәртте И.Куляжев.
Шуны да искәртик: Казанда юллар төзү буенча масштаблы эшләр алып барыла.