«Бердәм Россия»нең Казан бүлекчәсе өстенлегендә - сәламәт җәмгыять, яшел шәһәр, һәркемнең керемнәрен арттыру һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге белем бирү.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль, Алена Мирошниченко). «Бердәм Россия» Бөтенроссия партиясенең Казан җирле бүлекчәсе XXIII конференциясендә «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы әгъзасы, партиянең Казан бүлеге секретаре, Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин якындагы 5 елга партия бүлеге гамәлләренең яңа программасы проектын тәкъдим итте - «Вируска каршы 2020-2025 стратегия»се.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, 2020 ел тарихка истәлекле юбилейлар - ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү - елы буларак кына түгел, ә коронавирус таралу белән бәйле җиңел булмаган сынаулар вакыты буларак та керәчәк. «Берничә көн эчендә безне чолгап алган дөнья тамырдан үзгәрде. Без бөтенләй яңа һәм барыбыз өчен дә куркыныч булган яңа чынбарлык белән очраштык. Вирус таралу белән бәйле чикләүләр шәһәр икътисадын җитди какшатты. Әмма кешеләрнең тормыш иминлеге - иң мөһиме», - диде Илсур Метшин.
«Казанның югары үсеш дәрәҗәсе югары дәрәҗәдәге ихтыяҗ тудыра. Без проблемалардан качмыйбыз, без алар турында беләбез, чишү юлларын төгәл күз алдына китерәбез һәм аларны эзлекле хәл итәбез. Яңа программа нигезендә - кешеләр турында кайгырту, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру, тормышта үз урыныңны табу өчен мөмкинлекләр һәм шартлар тудыру», - дип ассызыклады Казан Мэры, яңа «Вируска каршы 2020-2025 стратегия»се программасын анонслап.
Социологик тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, пандемиядән соң нормаль яшәү рәвешенә кайту казанлыларның яртысыннан күбрәген борчый, гаилә керемнәрен торгызу - икенче урында. И.Метшин билгеләп үткәнчә, шуңа бәйле рәвештә, киләсе бишьеллык программасына төзәтмәләр кертелде.
Беренче юнәлеш - сәламәт җәмгыятьне формалаштыру, саклау һәм ныгыту. Беренче дәрәҗәдәге бурычлар арасында шәһәр башлыгы сәламәтлек саклау системасын үстерүне, аны дәүләт сәясәтенең төп өлкәсенә әверелдерүне билгеләде. «Бу 5 ел эчендә тагын 6 яңа хастаханә һәм 6 яңа поликлиника төзергә кирәк, шул исәптән Заречьеда ДРКБ-2. Ул өлкәннәр өчен 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе кебек балалар өчен югары технологияле һәм уңайлы үзәк булырга тиеш. Тагын 15 сәламәтлек саклау объектын капиталь төзекләндерергә һәм һәр районда һәрберсе файдалана алырлык заманча, барлык кирәкле медицина үзәкләре барлыкка килсен өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә кирәк», - дип ассызыклады партиянең Казан бүлеге секретаре.
Моннан тыш, аларга лаеклы хезмәт хакы алу өчен ике смена эшләргә туры килмәсен өчен, табибларның түләү һәм эшләү шартларын яңадан карау планлаштырыла.
«Бер үк вакытта сәламәт яшәү рәвеше культын ныгытуны дәвам итәргә кирәк. 2025 елга физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнү гадәте шәһәр халкының 60%-ы өчен тормыш нормасы булыр, дип өметләнәбез. Физкультура, сәламәт туклану, начар гадәтләрдән баш тарту сыйфатлы медицина белән бергә казанлыларның уртача гомер озынлыгын өч елга арттырырга һәм 78 елдан артык булырга тиеш», - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, шулай ук балалар сәламәтләндерү инфраструктурасын һәм башлангыч мәктәп укучыларының бушлай туклану өлкәсен дә үстерергә кирәк, чөнки бүгенге көндә аларның саны 72 мең кеше тәшкил итә.
«Сәламәт җәмгыять - ул түр башында гаделлек һәм үзара ярдәмләшү торган җәмгыять. Шәһәр өчен мөһим карарларны кабул итүнең барлык процесслары ачык һәм үтә күренмәле булырга тиеш. Шәһәр халкы белән даими элемтәдә тору, аларның бүген нәрсәгә мохтаҗ икәнлекләрен аңлау аеруча мөһим», - дип ассызыклады Казан Мэры.
Программаның икенче мөһим өстенлеге - шәһәрнең экологик иминлеген арттыру. Якын киләчәктә Казанда тагын 6 яңа парк барлыкка киләчәк, ә барлыгы 12 парк төзү планлаштырыла. Киләсе бишьеллыкта 100 меңнән артык агач утыртылачак. Чистарту корылмалары төзү һәм шәһәрне төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк, ләм кырларын рекультивацияләү көтелә. Моннан тыш, елгаларны һәм сулыкларны чистарту, чүп-чар белән эш итүнең яңа стандартларын кертү белән шөгыльләнәсе бар.
Казан башлыгы билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» тәкъдим иткән һәм Татарстан Президенты тарафыннан хупланган «Безнең ишегалды» республика программасы буенча быел Казанның 460 күпфатирлы йорты төзекләндереләчәк. Бу шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелеген борчый, дип ассызыклады И.Метшин.
Программа проектында шәһәр халкының керемнәрен арттыруга аерым игътибар бирелде. «Пандемия шартларында без казанлыларның тормыш дәрәҗәсен мөмкин кадәр саклап калырга, инвестицияләр җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру өчен шартлар тәэмин итәргә тиеш», - диде ул. Әйтик, алдагы елларда кече бизнеска ярдәм итүнең яңа, нәтиҗәле формаларын эшләү, соры базар белән көрәшү һәм предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәткә түләү фондын арттыру өстендә эшләү планлаштырыла. И.Метшин фикеренчә, шәһәр икътисадына 5 ел эчендә триллион сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итүне тәэмин итү, икътисад үсеше темпларын арттыру өчен шартлар тудыру мөһим. 2025 елга Казанда уртача хезмәт хакы кимендә 55 мең сумга җитәргә тиеш, дип өстәде Мэр.
Программада дүртенче төп юнәлеш буларак дөньякүләм дәрәҗәдәге мәгариф системасын булдыру аталган. Биш елдан мәктәп укучылары саны 40 процентка артачак һәм 200 мең кешегә диярлек җитәчәк, дип фаразлана. Шуңа күрә яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү, шулай ук гамәлдәге учреждениеләргә капиталь ремонт ясау дәвам итәчәк.
«Яңа мәктәпләр иң югары стандартлар - бассейннар һәм актлар заллары, төзекләндерелгән территорияләр һәм спорт мәйданчыклары, йорт җиһазлары һәм уку җиһазлары белән комплектланган рәвештә төзелә. Шуны ышандырырга җөрьәт итәм, һәр чит ил колледжы да мондый дәрәҗәдә белән мактана алмый», - дип белдерде И.Метшин.
Матди базаны яңарту белән бергә белем бирү сыйфатын да күтәрергә кирәк - балалар бакчасыннан алып югары мәктәпкә кадәр, диде ул. «Казан фәнни мәктәбенең заманча технологияләре һәм ике йөзьеллык традицияләре - иң шәп яшьләрне Казанга җәлеп итәчәк магнит, безнең шәһәрнең көндәшлеккә сәләтлелеген тагын да артттырачак», - дип ассызыклады Казан Мэры.
«Киләсе 5 елга без гүзәл Казанны яңа чикләргә чыгарырга һәм аны тагын да уңайлырак, иминрәк, акыллырак, игелеклерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк чираттагы бурычларны алга куябыз. Бу аңа биредә яшисе, укыйсы, эшлисе һәм иҗат итәсе, гаилә корасы, балалар табасы һәм тәрбиялисе килгән шәһәр, хаклы рәвештә горурланырга мөмкин булган шәһәр булырга мөмкинлек бирәчәк. Без моны бергә эшләячәкбез», - дип йомгаклады Илсур Метшин.
Утырышта «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы Президиумы әгъзасы, партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары, партия тарафдарларының җирле советы вәкилләре һәм башкалар катнашты.