Бу коронавирус таралу куркынычы аркасында пассажирлар агымының кимүе белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Казанны Екатеринбург һәм Самара белән бәйли торган поездлар яңа җәдвәл буенча йөриячәк. Бу коронавирус таралу куркынычы аркасында пассажирлар агымының кимүе белән бәйле.
Екатеринбург - Казан юнәлешендәге 239/240 номерлы поезд хәрәкәте түбәндәге көннәрдә туктатыла: Екатеринбургтан 8, 12, 14, 20, 22, 28 апрельдә, 14, 18, 20, 22 майда, Казаннан 9, 13, 13, 15, 21, 23, 29 апрельдә, 15, 19, 21, 23 май көннәрендә.
Самара - Казан юнәлешендәге 125/126 номерлы поездның йөрү ешлыгы кими. Самарадан поезд 18-нче майдан 30-нчы майга кадәр җөп санлы көннәрдә җибәреләчәк, Казаннан - 19-нчы майдан 31-нче майга кадәр так санлы көннәрдә.
Пассажирлар планлаштырылган даталарга яисә аларга якын даталарга башка поездларга билетлар сатып алырга тиеш, дип хәбәр ителә «Россия тимер юллары» ААҖ сайтында.
Исегезгә төшерәбез, билетны кайтарып булмый тариф буенча ерак араларга билет алган пассажирлар тимер юл кассаларында гына түгел, онлайн режимда да билетларны кире кайтара алачак. Билетларны 10-нчы апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин.