В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Истәлек тактасын Н.И.Лобачевский исемендәге лицей фасадына урнаштырганнар
Фото ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынды
Казанда Казан федераль университеты каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей фасадына совет очучысы-сынаучысы Георгий Мосоловка мемориаль такта куйдылар.
Советлар Союзы Героеның йөзе һәм очып бара торган самолет сурәтләнгән мемориаль такта авторлары – скульпторлар Луиза Бобокулова һәм Николай Комраков, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
Советлар Союзы Герое Георгий Мосоловны Казан белән 1943–1945 еллардагы сугыш чорының ике елы бәйли. Нәкъ менә биредә ул үзенең очучы карьерасын башлап җибәрә. Георгий Мосолов Советлар Союзының данын үзенең батырлыклары һәм моңарчы күрелмәгән рекордлары белән еракларга таныткан бөек очучы-сынаучылар рәтендә тора.
Георгий Мосолов галәмгә очкан беренче космонавт Юрий Гагарин белән дә бик дус булган. Александра Пахмутова тарафыннан Николай Добронравов шигыренә язылган популяр «Обнимая небо» җыры нәкъ менә Георгий Мосоловка багышлана да инде. Авторларны исә әлеге танылган җырны язарга Юрий Гагарин илһамландырган.
Ачылу тантанасында шәрәфле кунаклар, совет очучысы-сынаучысының туганнары һәм дуслары катнашты.
«Башкаларның буе җитә алмаслык алты рекорд куйган кеше. Без бирегә Ватан алдында бөек эшләр башкарганнарга тагын бер кат хөрмәт һәм ихтирам күрсәтергә җыелдык. Совет авиациясе аякка басуының иң күркәм мисалларының берсе», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Очучы Георгий Мосоловның улы билгеләп үткәнчә, әтисе истәлегенә мемориаль такта ачу көне – аның тормышында иң шатлыклы көннәрнең берсе. Советлар Союзы Герое белән шәхсән таныш Россия Герое, очучы-сынаучы Марат Алыков сөйләгәнчә, Георгий Мосолов үзендә бер үк вакытта югары һөнәри һәм гаять әһәмиятле кешелек сыйфатларын берләштергән олы йөрәкле очучы булган.
Алдарак Чкалов урамындагы 2/160 нчы йорт фасадына Советлар Союзы Герое, очучы-сынаучы Валерий Чкалов хөрмәтенә патриотик мурал ясалуы турында хәбәр ителгән иде.