Истәлек билгесе Мәскәү урамының 36/5 номерлы йортында урнаштырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). ТР Министрлар кабинеты Казанның икенче полиция бүлеге истәлегенә мемориаль такта урнаштыруны хуплады. Истәлек билгесе Мәскәү урамының 36/5 номерлы йортында урнаштырылачак, биредә хокук саклаучылар XIX гасыр азагы – XX гасыр башында хезмәт куйган.
Такта урнаштыру турындагы карарга ТР премьер-министры Алексей Песошин кул куйган. ТР Хокукый мәгълүмат порталында бастырылган документта әйтелгәнчә, әлеге идея белән ТР Мәдәният министрлыгы һәм РФ ЭЭМ Казан юридик институты чыккан.
Рус һәм татар телләрендә “Бу бинада 1838 елдан 1977 елга кадәр Казан шәһәренең икенче полиция часте урнашкан булган” язулы мемориаль такта Россия полициясенең оешуына 300 ел тулу уңаеннан эленәчәк.