В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда бер атнада эчендә 395 бала туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Узган атнада Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 395 бала тууы теркәлгән: 205 малай һәм 190 кыз.
Иң яшь әнинең яше – 17, иң яшь әтинеке – 20. Иң өлкән әнинең яше – 47, иң өлкән әтинең яше - 51.
Бу атнада балаларга кушылган иң популяр исемнәр: Аяз, Әминә, Әмир, Раяна, Ева. Ата-аналар үз сабыйларына биргән сирәк исемнәр: Мелисса, Тео, Вера, Владимир, Элисар, Майя һәм Ольга.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 348 пар үзләренең никахларын теркәделәр, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.