Стационарлар һәм бала тудыру йортлары пациентларны тәүлек буе кабул итәчәк
Фото: Денис Гордийко
Балалар поликлиникалары 5, 9 һәм 12 нче майда – 9:00 дән 18:00 гә кадәр, ә 4, 10 һәм 11 нче майда 8:00 дән 19:00 гә кадәр эшләячәк. Өлкәннәр исә ял һәм бәйрәм көннәрендә медицина учреждениеләренә 20:00 гә кадәр мөрәҗәгать итә алачак.
Балалар стоматология поликлиникалары 4, 9, 10 һәм 11 нче майда 9:00 дән 17:00 гә кадәр ачык булачак. 5 нче һәм 12 нче майда теш табиблары якшәмбе графигы буенча эшли. Өлкәннәрне табиблар 4, 10 һәм 11 нче майда – 9:00 дән 18:00 гә кадәр, ә 5, 9 һәм 12 нче майда 9:00 дән 17:00 гә кадәр кабул итәчәк.
Стационарлар тәүлек әйләнәсе эшләвен дәвам итә. Пациентлар территориаль принцип буенча авыруның профиленә карап кабул ителә.
Бала тудыру йортларының эш графигы шулай ук үзгәрми. Йөкле һәм бала табучы хатын-кызларны хастаханәгә салу гамәлдәге маршрутлаштыру буенча башкарыла.
Өстәмә мәгълүматны кайнар линия телефоны буенча белергә мөмкин: +7(843)558-03-03 (шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә).
Исегезгә төшерәбез, Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган 130 га якын чара әзерләнгән. Бәйрәмнең махсус кунагы Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов булачак.