Ул Николай Ершов һәм Чехов урамнары киселешендә урнашкан.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). Казанның Вахитов районында урнашкан җәмәгать киңлегенә Медицина хезмәткәрләре скверы дигән яңа исем бирелде. Тиешле карар Казан Башкарма комитетында имзаланды.
Ул Николай Ершов һәм Чехов урамнары киселешендә, Университет клиникасы, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты һәм Ашыгыч медицина ярдәме станциясе янында урнашкан.