Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.02.2018, 13:50

Мәрҗәни мәчете татар телен укыту проектына кушылды

Өч айлык бушлай уздырыла торган “Без – татарлар” курслары Казанның 6 мәчетендә үтәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 февраля). Мәрҗәни мәчете татар телен укыту проектына кушылды. Каюм Насыйри, 17 адресы буенча өч ай дәвамында бушлай татар теле курслары узачак.

Дәресләр 2 февраль көнне Татарстанның 10 мәчетендә башланды. Шуларның 5-се – Казан мәчете: “Кабан арты” (Һади Такташ, 26), “Гаилә” (Җәүдәт Фәйзи ур., 2), “Тынычлык (Мелитополь ур., 15), “Әниләр”(Газ ур., 18) һәм “Ярдәм” (Серов ур., 4а). Тел белгечләре һәм имамнар атнага өч тапкыр кичләрен ике юнәлештә – “Татар теле” һәм “Татар тарихы һәм ислам нигезләре” – дәресләр бирә. Курслар өчен махсус дәреслек төзелде, курсларны тәмамлаучыларга сертификат биреләчәк.

Проект казанлылар арасында зур кызыксыну уятты, мәсәлән, “Әниләр” мәчетенә 100 кеше язылган, “Ярдәмгә” – 80-нән артык. Республика буенча 600 кеше татар телен үзләштерергә теләк белдергән. “Без – татарлар” проектының географиясен киңәйтергә карар кылынды, тагын өч мәчеттә курслар оештырылачак: Норлат ислам үзәгендә, Чистайдагы “Нур” мәчете каршындагы мәдрәсәдә һәм Казанда Мәрҗәни мәчетендә.

Татарстан башкаласының иң борынгы мәчетләренең берсендә узачак курсларга (843) 293-36-86 телефоны аша язылырга мөмкин. Төркем җыелу белән, җәдвәл төзеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар

Мәрҗәни мәчете татар телен укыту проектына кушылды

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 7 февраля). Мәрҗәни мәчете татар телен укыту проектына кушылды. Каюм Насыйри, 17 адресы буенча өч ай дәвамында бушлай татар теле курслары узачак. </p> <p> Дәресләр 2 февраль көнне Татарстанның 10 мәчетендә башланды. Шуларның 5-се – Казан мәчете: “Кабан арты” (Һади Такташ, 26), “Гаилә” (Җәүдәт Фәйзи ур., 2), “Тынычлык (Мелитополь ур., 15), “Әниләр”(Газ ур., 18) һәм “Ярдәм” (Серов ур., 4а). Тел белгечләре һәм имамнар атнага өч тапкыр кичләрен ике юнәлештә – “Татар теле” һәм “Татар тарихы һәм ислам нигезләре” – дәресләр бирә. Курслар өчен махсус дәреслек төзелде, курсларны тәмамлаучыларга сертификат биреләчәк. </p> <p> Проект казанлылар арасында зур кызыксыну уятты, мәсәлән, “Әниләр” мәчетенә 100 кеше язылган, “Ярдәмгә” – 80-нән артык. Республика буенча 600 кеше татар телен үзләштерергә теләк белдергән. “Без – татарлар” проектының географиясен киңәйтергә карар кылынды, тагын өч мәчеттә курслар оештырылачак: Норлат ислам үзәгендә, Чистайдагы “Нур” мәчете каршындагы мәдрәсәдә һәм Казанда Мәрҗәни мәчетендә. </p> <p> Татарстан башкаласының иң борынгы мәчетләренең берсендә узачак курсларга (843) 293-36-86 телефоны аша язылырга мөмкин. Төркем җыелу белән, җәдвәл төзеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте. </p>