Гамәлдәге законнар нигезендә, туристлык төркемнәре сәяхәт башлану турында 10 көн алдан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләренә хәбәр итәргә тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы туристлык төркемен теркәү өчен онлайн-гаризаның махсус формасын булдырды. Коткару бүлекчәләренә үзләренең хәрәкәт итү маршрутлары турында алдан ук хәбәр итүне хәзер ведомствоның территориаль органнарының рәсми сайтларында бердәм сервис аша бөтен төр җайланмалардан гамәлгә ашырырга мөмкин.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп сайтында кулланучыга туристлык маршруты планлаштырыла торган РФ субъекты территориясен сайларга кирәк, шуннан соң ул автомат рәвештә гариза тутыру өчен сәхифәгә күчереләчәк. Биредә катнашучыларның составын һәм санын, җитәкчеләрне, элемтә өчен телефоннарны, маршрут турында тулырак мәгълүматны һәм башкаларны күрсәтергә кирәк. Гариза эшкәртелгәннән соң, бер эш көне дәвамында тургруппаның җаваплы вәкиле яисә шәхси турист телефон яки смс-хәбәр буенча теркәлү факты турында мәгълүмат алачак. Аңа шулай ук алга таба коммуникацияләр белән шөгыльләнәчәк оператив хезмәтләр турында мәгълүмат һәм чара тәмамланганнан соң хәбәр итү өчен кирәкле контакт мәгълүматлары җибәреләчәк.
Эшләнгән сервис туристлык оешмаларына, актив туризм өлкәсендә эшләүче шәхси эшмәкәрләргә, шәхси туристларга һәм төркемнәргә, мөстәкыйль рәвештә ил буйлап сәяхәт итүче, шул исәптән балигъ булмаган балалары булган төркемнәргә гаризалар тапшыруны шактый гадиләштерәчәк, дип билгеләп үтелә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында. Коткару бүлекчәләре, үз чиратында, маршрут турында булган мәгълүмат ярдәмендә, кирәк булган очракта, эзләүне вакытында оештыра алачаклар. Моннан тыш, гаризаларны эшкәртү барышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре туристларны үтәчәк маршруттагы куркынычлар, һава торышы турындагы мәгълүмат белән таныштырачаклар, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатачаклар, шәхси кирәк-яраклар, элемтә чараларын һәм маршрут документларын тикшерергә ярдәм итәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге законнар нигезендә, катлаулы юллы җирлекләр, су, тау, спелеологик объектларга һәм туристларның тормышына, сәламәтлегенә, мөлкәтенә зыян килү куркынычы булган башка объектларга сәяхәткә җыенган туристлык төркемнәре сәяхәткә 10 көн кала Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләренә хәбәр итәргә тиеш.
Бердәм онлайн-сервистан тыш маршрутны почтага җибәреп, электрон почта аша яки планлаштырылган сәяхәт урыны буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына мөрәҗәгать итеп, телефоннан шалтыратып теркәргә мөмкин, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.