Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2019, 10:33

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы казанлыларга боз астыннан балык тоту сезонын төгәлләргә киңәш итә

Көннәр җылыту белән сулыклардагы боз катламы йомшарган һәм чыдамсызга әйләнгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). Казанда көннәр җылыну белән сулыклардагы боз катламы эри башлады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы балыкчыларга боз астыннан балык тоту сезонын төгәлләргә киңәш итә, чөнки боз йомшак һәм чыдамсыз.

Боз өстенә чыгу хәзер тормыш өчен куркыныч тудыра - республикада һәм аның башкаласында көндез, ә вакыты белән төнге сәгатьләрдә саклана торган уңай температура сулыклардагы бозның актив эрүенә китерде. Әйтик, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Казан инспекторлык бүлеге җитәкчесе Марат Ганиев сүзләренә караганда, Казансуның бөтен үзәннәре боздан ачылган инде. Урыны белән боз калынлыгы 50 см дәрәҗәсендә булса да, теләсә кайсы вакытта ул аяк астыннан таралырга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге хезмәткәрләре көн саен профилактик рейдлар үткәрә һәм кышкы балык тоту шөгылен яратучыларга аңлату эшләре алып бара. Белгечләр һәвәс балыкчыларга куркынычсызлык һәм саклык чаралары, шулай ук гадәттән тыш хәл булган очракта нинди гамәлләр башкарырга кирәклеге турында сөйлиләр.

Яз башыннан Казанда балыкчыларның берсе дә зыян күрмәде, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Сулыкларга керүнең куркыныч тудыруына Казан ата–аналарының да игътибарын җәлеп итәләр - аларга сабыйларын урамда караучысыз калдырмаска һәм боз өстенә балаларны кертмәскә кушалар.

Барлык яңалыклар