Производство календаре буенча, 2018 елда 28 апрель эш көне булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель). 2018 елда май каникуллары казанлылар өчен гадәттәгедән иртәрәк башлана. Производство календаре буенча, дүшәмбе 30 апрель ял көне булачак.
Ял бәйрәм көннәре булып майда 1-нче май – яз һәм хезмәт бәйрәме көне һәм 9 май – Җиңү көне санала. Ләкин ял һәм бәйрәм көннәрен рациональ файдалану өчен 2018 елда Россия Хөкүмәте карары белән 28 апрельгә туры килгән шимбә 30 апрель дүшәмбегә күчерелде, ә 7 гыйнвар шимбә –2 май чәршәмбегә.
Шулай итеп, өч көн рәттән ял булачак – 30 апрельдән 2 майга кадәр. 9 май чәршәмбе көнгә туры килә. Шул ук вакытта, 28 апрель һәм 8 майга туры килгән эш көннәре, биш көнлек эш атнасы очрагында, бер сәгатькә кыскарачак, дип хәбәр ителә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында.