ТР башкаласына, киләсе сезон суперфиналын оештыручы шәһәр буларак, бөтенроссия ярышлары әләме тапшырылачак.
Фото: Денис Гордийко
Фестиваль 10:00 сәгатьтә башлана, анда Казан хоккей ветераннары һәм узган сезонның «Алтын алка» турнирының иң яхшы уенчылары уйнаячак. Ә 12:30 сәгатьтә мастер-класслар башлана: спорт мәктәпләренең яшь тәрбияләнүчеләре өчен хоккейчылар Данис Зарипов, Алексей Бадюков, Алексей Морозов һәм Алексей Терещенко ачык тренировка уздырачак.
Күңел ачу программасы 14:30 дан 15:00 гә кадәр дәвам итәчәк, шуннан соң Татарстан командасы һәм «Красные звезды» командасы катнашында гала-матч башланачак. Уенчыларны бозга капитаннар Олег Матыцин һәм Илсур Метшин чыгарачак. Матчта Россиянең танылган хоккейчылары Алексей Морозов, Евгений Медведев, Данис Зарипов, Алексей Терещенко, Степан Захарчук, Дмитрий Обухов, Игорь Щадилов, Александр Степанов, Андрей Свечников һәм башкалар көч сынашачак. Фестивальгә шулай ук Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк та килергә планлаштыра.
Җанатарлар өчен керү ирекле. Кунаклар арасында төрле бүләкләр уйнатылачак, шулай ук тамашачыларга сувенирлар тапшырылачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласы 2022/2023 сезонында «Алтын алка» бөтенроссия турнирының суперфиналын уздыру мәйданчыгы булачак. Хоккей фестивалендә 27 нче августта Казанга ярышлар әләмен тапшыру тантанасы була.