Мәйданчыкта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне реабилитацияләү өчен җиһазлар белән танышырга мөмкин булачак
Фото: Денис Гордийко
Чарага сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар, шулай ук аларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре чакырыла. Катнашу өчен 5 нче декабрьгә кадәр Rcdpov.Solnechnyy-kz@tatar.ru электрон почтасы аша гариза җибәрергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы.
Ата-аналарга РФ Социаль фондының төбәк бүлеге, Татарстан буенча медик-социаль экспертиза Баш бюросы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Юстиция министрлыгы белгечләре консультация бирәчәк.
Акция 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Петербург урамы, 57 адресы буенча «Әкият» үзәгендә узачак.