В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар 15 нче, 16 нчы, 23 нче һәм 30 нчы июльдә оештырыла
Фото: Денис Гордийко
«Казансуның үсеш стратегиясе» матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, чараларга урыннар саны чикләнгән.
15 нче июльдә 12:00 сәгатьтә «Нигез нигезләре» экопрактика үзәгеннән «Янып бетү» язма практикасы узачак. Катнашучыларга стресс һәм психологик халәт белән ничек көрәшергә кирәклеге турында сөйләячәкләр. Сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.
16 нчы июльдә 12:00 сәгатьтә «Экологик Казан» белән берлектә микрояшеллек утырту буенча мастер-класс планлаштырылган. Сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.
23 нче июльдә 12:00 сәгатьтә апсайкл-дизайнер һәм Tartmada проекты авторы Элина Касыймова белән ватык савыт-сабадан бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс оештырыла. Һәрбер әйбер шомартылачак, шуңа күрә очлы кырыйлары өчен борчылмыйча әйберләрне кияргә мөмкин булачак. Сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.
30 нчы июльдә 12:00 сәгатьтә «Экологик Казан» белән бергә калай банкалардан органайзер ясау буенча мастер-класс узачак. Теркәлү сылтама буенча ачык.