Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.02.2025, 13:49

Вокал, халык уеннары һәм биюләр буенча мастер-класслар: шәһәрлеләрне этнопедагогика буенча семинарда нәрсә көтә

Катнашу өчен теркәлергә кирәк

19 февраль көнне «Байтик» лагеренда «Актуаль этнопедагогик практикалар: инструменталь музыка, халык уеннары, этнохореография, традицион кухня» семинар-практикумы узачак. Катнашуга мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, укытучылар, студентлар, кызыксынучы ата-аналар чакырыла.

Чарада традицион халык мәдәнияте өлкәсендә экспертлар һәм педагоглар чыгыш ясаячак. Шеф-повар, рус кухнясы буенча белгеч һәм «Спас» каналы алып баручысы Олег Ольхов Май чабуга традицион өстәлнең нинди булуы турында сөйләячәк. Фольклорчы, композитор, «Князь Владимир» этно-операсында катнашучы Дмитрий Парамоновтан тыңлаучылар гөслә традициясе турында беләчәкләр. Игорь Панюшов – педагог, тренер һәм лапта буенча спорт судьясы – катнашучылар белән безнең заманда халык уеннарын үстерү һәм алга җибәрү перспективалары, шулай ук аларны мәгариф өлкәсендә куллану мөмкинлекләре турында фикер алышачак.

Шулай ук кунакларны Мәскәү, Ярославль, Пенза, Түбән Новгород укытучыларыннан этнохореография, инструменталь музыка һәм фольклор вокалы буенча дәресләр көтә.

Семинарда катнашу бушлай. Сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Чара «Крутушка.Балалар» Бөтенроссия мәгариф этномәдәни сменасы кысаларында узачак. Оештыручы булып Президентның мәдәни инициативалар фонды, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге тора.

Барлык яңалыклар