Дәресләр Горки-Әмәт урманында һәм Урицкий паркында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь). 8-нче һәм 15-нче июньдә Казанда Ирландия биюләре буенча бушлай мастер-класслар узачак. Дәресләрдә казанлылар дөньякүләм танылган Riverdance бию тамашасының серләрен беләчәк һәм база хәрәкәтләрен үзләштерәчәк.
8-нче июньдә мастер-класс Горки-Әмәт урманында төп сәхнәдә узачак, ул 15.30 сәгатьтә башлана. Шул ук көнне 18.30 сәгатьтә Урицкий паркы сәхнәсендә дәрес карарга мөмкин булачак.
15-нче июнь көнне дәресләр Урицкий исемендәге паркта 15.30 сәгатьтә, ә Горки-Әмәт урманында – 18.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.