Теләгән һәркем өчен керү ирекле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче сентябрь). Казан Тимерьюлчылар мәдәният йортында Өлкәннәр көне билгеләп үтеләчәк. Чара 2 нче октябрьдә булачак, программада – мастер-класслар, уеннар, фильм карау һәм концерт. Шулай ук теләгән һәркем чәй эчүгә кушыла алачак.
Активлыклар расписаниесе:
9:00 – «Муен өчен гимнастика» мастер-классы;
10:00 – макияж буенча мастер-класс;
11:00 – зумба дәресләре;
12:00 – рәсем сәнгате буенча мастер-класс;
14:00 – шашка һәм шахмат уеннары;
15:00 – «Стажер» фильмын карау;
17:00 – вокал буенча мастер-класс;
17:30 – коллективларның бәйрәм концерты.
Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле, дип хәбәр иттеләр учреждениедә.
Исегезгә төшерәбез, 1-10 нчы октябрьдә Казанда Өлкәннәр ункөнлеге узачак. Өлкән яшьтәге шәһәрлеләр өчен фестивальләр, иҗади очрашулар, вакансияләр ярминкәләре, шулай ук ташламалар һәм акцияләр оештырыла.