Бәйрәм чаралары 10-нчы гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Марат Мугинов
Әйтик, «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Музыкаль тылсым. XVIII-XX гасырлар караган механик курчаклар һәм антиквар сирәк очрый торган әйберләр» дип аталган күргәзмә уза. Ул Европада иң зур шәхси музей саналган Мәскәүнең «Собрание» музее коллекциясеннән гаҗәеп һәм сирәк экспонатларга багышлана. Моннан тыш, күргәзмә үзәгендә рус һәм татар телләрендә «Family travel. Тылсымлы затлар дөньясына Яңа ел Сәяхәте» дип аталган интерактив программа, шулай ук «Бәхетнең биш символы» күргәзмәсе буенча «Зәңгәр юлбарыс эзеннән бәхеткә таба» һәм башка гадәти булмаган экскурсияләр әзерләнгән.
22-нче декабрьдән Татарстанның табигый тарих музее фойесында «ЭкоЛогик Яңа ел чыршысы» конкурсында катнашучыларның эшләре күргәзмәсе ачылачак. Биредә үк мастер-класслар узачак, һәм теләге булган һәркем үзен күннән, батиктан беләзек, йоннан, полимер балчыктан картина ясау һәм иҗатның башка төрләрендә сынап карый алачак. Кече сыйныф укучылары «Югалган вакытны эзләп» Яңа ел театральләштерелгән тамашасында, ә теләүчеләр – «Кыш Бабайның яшерен лабораториясе» һәм «Кар бөртекләре фабрикасы» интерактив тамашасында катнаша алачак.
Үз чиратында Ислам мәдәнияте музеенда декупаж техникасы белән тәлинкәләр бизәү, бәйрәм мотивлары белән пыялага рәсем төшерү буенча мастер-класслар һәм «Татарча гаилә вензеле» дәресләре узачак.
Пушечный двор музее «Кышкы гравюра», «Яңа ел витражы», «Раштуа прәннеге», «Тылсымлы тәбрикләмә» иҗади дәресләре һәм «Кыш Бабай һәм Кар Кызының Яңа ел маҗаралары» уен программасын оештыра. Моннан тыш, биредә Яңа ел фотозонасы булдырылачак.
Благовещенск соборы тарихы музеенда «Дед Студенец в гостях у Святителя Гурия» программасы әзерләнгән. Шулай ук биредә яңа ел шарларын бизәү буенча «Чыршының очына кадәр уенчыклар эленгән» иҗади дәресе узачак.
Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеена килүчеләр «Ханның келәте: кечкенә Барс һәм Юлбарыс» квестында, «Тирмә-сюрприз» һәм «Батырның могҗизалы аты» квестында катнашачаклар.
«Манеж» күргәзмәләр залында «Яңа ел детективы яки Анимашкалар Кыш бабайны коткаралар» театральләштерелгән программасы, «Кышкы бизәкләр» мастер-классы һәм «Кышкы могҗиза» һәм «Анимациянең тылсымы» иҗади дәресләре узачак.
Музейларның тулырак программасы белән Казан Кремле сайтында танышырга була.