«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында татар телендә бию һәм спорт дәресләре сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Г.Сәфәрова сүзләренә караганда, проект берьюлы берничә максатны үз эченә ала. «Проект идеясе миңа бик ошады, чөнки биредә спорт та, сәламәтлекне ныгыту да, татар телен үстерү дә бар. Моны бик кирәкле эш дип саныйм. Проектның, традициягә әверелеп, масштаблары тагын да киңәюен телим. Әлеге эшнең нәтиҗәсе уңай булачагына ышанам, үз өлешемне дә бик теләп кертәм», – диде ул.
Аэробика профессиональ дәрәҗәдә белемнәр таләп итми, аның белән төрле яшьтәге кешеләр шөгыльләнә ала, дип билгеләп үтте Ләйсән Мөхәммәтҗанова. Аэробика башка спорт төрләреннән ритмика, энергиялелеге белән аерылып тора, әлеге спорт төре белән шөгыльләнгәннән соң үзеңне яхшы хис итә башлыйсың, дип саный тренер. «Бу проектның исеме бик дөрес сайланган. Хәрәкәтсез яшәп булмый. Фитнес белән 20 елдан артык шөгыльләнәм, шуңа үземне бик яхшы хис итәм», – диде ул.
Дәрестә катнашучылар, алып баручылар артыннан кабатлап, музыка астында аэробика күнегүләре ясады. Иң актив катнашучыларга проект эмблемасы сурәтләнгән махсус түштамгалар тапшырылды.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе һәм Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Очрашулар сентябрьгә кадәр уздырылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Телләр культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә. Брейк-данска багышланган чираттагы дәрес «Урам» экстрим-паркында узачак. Мастер-класслар җәдвәлен Телеграмм-каналда күзәтеп торырга мөмкин.
Аэробика буенча мастер-класс бу сезонда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында паркларда уздырылган өченче дәрес булды. Проектның беренче ике мастер-классы июнь аенда булды: беренчесе – «Ярмәк вагы» татар биюенә, икенчесе чечеткага багышланды. Узган елның җәйге сезонында 14 дәрес үткәрелде.